Новости

15.12.2015
    Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча ел саен җирле вакыт белән 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспециясенең Әлмәт территориаль органында да гражданнарны шәхсән кабул итү үткәрелде. Шәхсән кабул итү, шәхесне раслаучы документны күрсәтеп, чират тәртибендә хәл ителде. Бу көнне Әлмәт территориаль органына 8 гражданин  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспециясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте.Кабул итү вакытында гражданнарга, кирәк булганда,...
14.12.2015
  2015 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының  Арча 2 нче урта мәктәбендә узган тантаналы линейкада “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика укучылары арасында үткәрелгән олимпиада призерларына дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыру булды.Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров,  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И. Абдуллина,...
14.12.2015
 Зеленодол районы укучылары “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага республика олимпиадасында катнашу өчен барлыгы 68 гариза тапшырган иде. Болар - 3 нче гимназия, 9 нчы лицей, 14 нче лицей, Свияжск урта мәктәбе, Татарстан Республикасы "КНИТУ" югары белем бирү мәгариф учреждениесенең П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар өчен химия лицей-интернаты укучылары. Беренче этап йомгаклары буенча икенче турга 5 бала: 9 нчы лицейның 11 «А» сыйныфы укучысы А.В.Аргакова, 14 нче лицей укучылары  Е. О. Сәлахова,  Е.Н. Сюнина, 14 нче лицей укучысы Е.В. Тяпкова, 3 нче гимназиянең 10...
14.12.2015
 30 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр Чаллыда инвалидлар декадасы үткәрелде. Әлеге чара Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социаль яктан реабилитацияләү, социаль яклау мәсьәләләрен хәл итү максатыннан чыгып, комплекслы адреслы социаль ярдәм программасы нигезендә уздырыла.7 декабрь көнне 10:00 сәгатьтә «Витязь» балалар-яшьләр спорт мәктәбендә инвалид спортчылар  XIII шәһәр спартакиадасында көч сынашты.  Анда сәламәтлеге торышы физик мөмкинлекләрен чикләгән кешеләр үзләре өчен уңайлы спорт төрләрендә ярышты. Болар  - эстафета таягын тапшыру...
11.12.2015
 11 декабрьдә Чаллы шәһәрендә “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага багышлап үткәрелгән республика күләмендәге 2015 елгы  олимпиада призерларын бүләкләү булды.Бүләкләү тантанасы 77 нче гимназиядә оештырылып, «ЛИК» эстрада биюе студиясенең “Мәктәп” биюеннән башланып китте. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Александрович Марченко олимпиада җиңүчеләрен һәм җиңүчеләрне әзерләгән укытучыларны котлап, аларга бүләкләр тапшырды.Шулай итеп, Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясе укучысы Шахмаева Ева Сергеевна олимпиада – 2015нең абсолют җиңүчесенә әйләнде. Аңа диплом, исемле...
11.12.2015
 2015 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-реабилитация бүлегендә, Халыкара инвалидлар көненә багышлап, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны аңлату буенча консультация өстәле оештырды.Иң элек үзәккә йөрүчеләргә төрле буклетлар һәм кулланучылар инде яратып та өлгергән «Пульс» газетасының (кулланучылар өчен файдалы мәгълүматлардан торган басма) соңгы саннары өләшенде. Шуннан соң төп максатыбызга – кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре...
11.12.2015
 Кулланучылар хокукларын яклау – бөтен бәладән йолып кала торган әйберме, әллә үзе үк бер бәламе? Үз хокукларыннан кемнәр күбрәк үз кайгысын кайгыртып файдалана: сатучылармы, әллә кулланучылармы? Сыйфатсыз товарны ничек кире кайтарырга һәм сыйфаты шик тудырган хезмәт күрсәтү өчен ничек итеп компенсация алырга? Дәгъва, гарантия срогы, товар сертификаты нәрсә ул? ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы вәкилләре Түбән Кама муниципаль районының 32 нче гимназиясендә белем алучы 10 нчы сыйныф укучыларына әнә шуларны һәм күп кенә башка мәсьәләләрне аңлатты: биредә...
10.12.2015
      Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең   Казан территориаль органы хезмәткәрләре Инвалидлар декадасы кысаларында  пенсионерлар, сугыш һәм хезмәт ветеранары белән очрашулар үткәреп, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законны аңлата.Госпитальдә дәваланучылар һәм дәвалау оешмасының хезмәткәрләренә җиңел генә телдә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен...
10.12.2015
          Декабрьнең беренче декадасында, БМО Генераль ассамблеясенең Халыкара инвалидлар көнен игълан итү турында резолюциясенә таянып, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен төрле чаралар үткәрелә.Декада ел саен уздырылып, төрле чаралар комплексын үз эченә ала. Гадәттә инвалидлар сәламәтлегенә зур игътибар бирелә, мәктәпләрдә мәрхәмәтлелек дәресләре һәм “Кешеләргә изгелек өләшегез!” дигән класс сәгатьләре үткәрелә, инвалидлар өчен концертлар оештырыла.        Декаданың максаты – бөтен җәмәгатьчелек игътибарын...
10.12.2015
       1950 елның 4 декабрендә БМО Генераль ассамблеясенең Пленар утырышында 10 декабрьдә Кеше хокуклары көнен (Human Rights Day) билгеләп үтү рәсми төстә игълан ителгән.  Ә инде 10 декабрь БМО Генераль ассамблеясенең 1948 елның 10 декабрендә Гомум кеше хокуклары декларациясен (Universal Declaration of Human Rights, UDHR) кабул итү һәм игълан итү хөрмәтенә сайлап алынган. Мөмкин булган барлык хокукларны, шул исәптән миллионнарча кешенең яшәүгә хокукын аяк астына салып таптаган дәһшәтле Икенче бөтендөнья сугышыннан соң ук кабул ителгән әлеге Декларация...
Яндекс.Метрика