Зеленодол районында Инвалидлар көне уңаеннан чаралар булды

09.12.2015

 

2015 елның 8 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Ф.Ф. Гаязетдинова Инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зеленодол муниципаль районындагы бүлеге белгечләре белән сорау – җавап рәвешендә әңгәмә үткәрде.
Бүлек хезмәткәрләренең дә сыйфатсыз товарлар: планшет,  суыткыч, кәрәзле телефоннар сатып алуга, шулай ук мебель, тәрәзә ясау кебек сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтелүгә дучар булганнары бар икән. Шуннан чыгып, аларга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 10, 16, 18, 21, 29 статьялары, шулай ук сыйфатлы һәм сыйфатсыз товар өчен түләнелгән акчаны кире кайтарып алу сроклары турында аңлатып үтелде.
Очрашуда катнашучыларның, белгечләребез ирештергән мәгълүматлардан файдаланып, алга таба пенсионерлар һәм инвалидларга киңәш-табышлар бирә аласына ышанып калабыз.
Чара барышында барча кешегә көн кадагына суга торган темалар буенча кулланучылар өчен мәгълүмати белешмәлекләр һәм  «Пульс» газетасының чираттагы саннары өләшенде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы

Яндекс.Метрика